ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

11 февральдә Яшел Үзән шәһәренең 65нче номерлы үзәк район даруханәсендә Ачык ишекләр көне узды. Бу көндә һәр килүче ничек һәрвакыт сәламәт булып калырга дигән белгечләрнең консультациясен ала алды.


7
февраль, 2014 ел
җомга

Россия бу чарага озак барды һәм каты әзерләнде, аңа хәзерләнүгә бөтен регионнар Краснодар краена кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәттеләр. Үз җилкәләре артында Универсиаданы уздыруда бик яхшы тәҗрибәгә ия булып Татарстан читтә калмады. Безнең республикабызның иң яхшы белгечләренең берселәре Сочида уеннар уздыру вакытында хезмәттәшләренә ярдәм күрсәтәчәк.


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

2013 елэчендә «Таттехмедфарм» ДУПның Дәүләт даруханә челтәренең 18 яңа даруханәсе Татарстан Республикасы территориясе буенча халыкны сыйфатлы һәм ал алырлык дарулары белән тәэмин итү буенча үз эшен башлады.


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның ахырында Санкт-Петербургның һәм Казанның әйдәүче югары уку йортларының (ЮУЙ) фармацевтика һәм биотехнология тармаклары өчен профильле булган факультетларда укый торган студентлар исемле «Р-Фарм» стипендияләрен алыр өчен конкурста катнаштылар. Проект фармацевтика сәнәгасының инновацион предприятиеләрен квалификацияле персонал белән тәэмин итүгә юнәлгән. Конкурслы сайлап алуны узган студентлар ай саен стипендия, производство практикасын узарга һәм компаниянең социаль һәм бизнес проектларында катнашырга мөмкинлек алачаклар.


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Президентның сүзләре буенча, икенче регионнардан килгән 200 табиб һәр елны торак алу өчен беренче түләүгә 500 меңәрләп сум акча алачак.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Һәр бала үзенең кечкенә бәхет кисәгенә хаклы, һәм «Таттехмедфарм» ДУПның хезмәткәрләре аны һәм яңа ел кәефен Казан шәһ. девиант тәртипле балалар өчен булган Социаль-реабилитация үзәгенең һәм Питрәч балалар йортының балаларының йөрәкләренә керттеләр.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстанның Казанда урнашкан ҮРХ перинаталь үзәгендә Россиядә беренче тапкыр яралгының йөрәгенә карын эчендәге операция - аорта клапанының критик тараюының баллонлы дилатациясе ясалды.


20
декабрь, 2013 ел
җомга

18 декабрьдә «Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» ДУПсе предприятиенең конкурентлы булган кадрлар потенциалын киләчәктәге формалаштыру максатларында Россия ССМ Казан дәүләт медицина университеты ЮҺБ ДББОның Медик-фармацевтика колледжының педагоглар советының эшендә катнашты.


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

17 декабрьдә «Таттехмедфарм» ДУП Казан дәүләт медицина институты фармацевтика факультетының студентлары белән һөнәргә юнәлтелгән очрашу уздырды. Бу чараның чикләрендә кадрлар бүлеге башлыгы Ольга Клюс студентларны безнең республиканың иң эре фармацевтика оешмасының эшчәнлеге, сәламәтлек саклау системасында предприятиенең әһәмиятлелеге, аның тарихы һәм гадәтләре белән таныштырды.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
«СоюзФарма» Даруханә оешмалары ассоциациясенең Казан вәкиллеге Казанда Татарстан Республикасы һәм Марий Эл даруханәләре белгечләре, шулай ук Яр Чаллыда Татарстан Республикасының Кама арты регионы даруханәләре белгечләре өчен ике конференция үткәрде. Белем бирү чаралары «Дәвалау авырунар опорно-двигательного аппарат. Авырту синдромын дәвалаганда кулланылучы төп НЯКП» гомуми тематикасы белән берләштерелгән, ә Казанда «Гинекологиянең көнүзәк сораулары» темасы белән тулыландырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International