Дәүләт челтәренең даруханәсендә Ачык ишекләр көне

2014 елның 12 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Яшел Үзән шәһәренең 65нче номерлы үзәк район даруханәсендә Ачык ишекләр көне узды. Бу көндә һәр килүче ничек һәрвакыт сәламәт булып калырга дигән белгечләрнең консультациясен ала алды.

Салкыннарда аеруча организмны тонуста тотарга мөһим. Бөтен килүчеләр кан басымын үлчи һәм даруханәдә массаж ясата алдылар. Һәр сатып алучыга бу көндә дәүләт даруханә челтәреннән иммунитет өчен бүләк бирелде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International