Татарстан Республикасы һәм Марий Эл даруханәләре белгечләре өчен белем бирүче конференцияләр

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

 «СоюзФарма» Даруханә оешмалары ассоциациясенең Казан вәкиллеге Казанда Татарстан Республикасы һәм Марий Эл даруханәләре белгечләре, шулай ук Яр Чаллыда Татарстан Республикасының Кама арты регионы даруханәләре белгечләре өчен ике конференция үткәрде. Белем бирү чаралары «Дәвалау авырунар опорно-двигательного аппарат. Авырту синдромын дәвалаганда кулланылучы төп НЯКП» гомуми тематикасы белән берләштерелгән, ә Казанда «Гинекологиянең көнүзәк сораулары» темасы белән тулыландырылган иде.

Буыннар һәм умырткалык авырулары – авырту темасы белән турыдан туры бәйләнгән хәзерге заман дөньясының глобаль проблемасы. Җирдәге халыкның 10%ына якыны артритлар (буыннар белән ялкынсыну) белән азапланалар. Аларның күпчелек өлеше - өлкән яшьтәге кешеләр, әмма буыннарның артритның тиз үсүе белән бәйле булган аеруча куркыныч һәм авыр ревматик авырулары тагын да ешрак Җирнең яшь, хезмәткә сәләтле яшәүчеләренә зарар китерәләр. Озакка сузылучан авырту Европада һәр бишенче олы кешедә билгеләнә. Пациентларның биштән бер өлеше 20 һәм аннан да күбрәк ел авырту кичерәләр, ә пациентларның өчтән бере аның белән тәүлегенә 24 сәгать, елына 365 көн азаплана. Шул вакытта аларның һәр бишенчесе эшен югалта һәм 21%ында депрессия үсеш ала. Иң еш сәбәп булып артрит, остеоартроз, остеохондроз тора.

КДМУ госпиталь терапия кафедрасы доценты Якупова С.П. (Казан ш.) авырту синдромын дәвалауда хәзерге заман алымнары турында сөйләде. Артритларны дәвалау өчен авыртуны алуга, ялкынсынуны бетерүгә һәм температураны төшерүгә көчле итеп тәэсир итә тогран нестероидлы ялкынсынуга каршы препаратлар (НЯКП) аеруча киң файдаланылалар. Әмма алар барыннан да бигрәк ашказаны-эчәк тракты ягыннан җәрәхәтле авыру, колитлар һ.б. кебек куркыныч өстәмә эффектлар барлыкка китерергә мөмкин. Шуның өчен пациентларга һәм табибларга артритны дәвалау өчен югары эффективлыкны һәм яхшы кичерә алучанлыкны берләштерүче яңа препаратлар чиктән тыш кирәк. Россиядә күптән түгел чыккан НЯКПның соңгы генерациясе вәкиле - MSD Фармасьютикалс компаниясенең эторикоксибы - шушы сыйфатларга ия. Ул остеоартрозлы, остеохондрозлы, ревматоид артритлы, спондилитлы, подагралы пациентларда авыртуны һәм ялкынсынуны дәвалау өчен кулланыла. Препаратның өстенлеге авыртуны алуның югары эффектыннан, тиз тәэсир итә башлаудан гыйбарәт.

Терәк-хәрәкәт итү системасы авыруларын дәвалау һәм профилактикалау темасы «Такеда» компаниясенең җирле менеджеры Закирова Г.И. (Казан ш.) һәм медицина вәкиле Җиһангирова А. (Яр Чаллы ш.) докладларында яңгырады. Алар кеше организмында кальцийның роле һәм аның җитмәүчәнлеген тулыландырырга һәм озак еллар буена тешләр һәм сөякләрнең ныклыгын тәэмин итәргә рөхсәт итүче препарат турында сөйләделәр.

«Сару кайнауны ничек дәваларга?» дигән доклад белән Яр Чаллы шәһәрендә даруханә белгечләре алдында КДМУ госпиталь терапия кафедрасы профессоры Абдулхаков Р.А. чыгыш ясады. Ул сару кайнау һәм гастро-эзофагеаль авыруны диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман принциплары белән таныштырды.

Казан конференциясендә бик актуаль теманы табиб акушер-гинеколог, БРКХ балалар гинекологиясе бүлеге җитәкчесе Матвеева Е.Ф. күтәрде - җенси юл белән күчүче йогышларны (ҖЮБКЙ) профилактикалау һәм дәвалау. Соңгы 30 елда бөтен дөньяда җенси үз-үзеңне тоту стереотипларының шактый үзгәрүе билгеләнелде. Яшь кешеләрнең секска карашы җиңеләя бара, ә бу өлкәдәге төрле иҗтимагый тыюлар игътибарсыз калдырыла. Иртә җенси бәйләнешләргә керүгә җиңел караш, төрле партнерлар белән булган таләпчән булмаган, очраклы бәйләнешләр ҖЮБКЙ эләктерү хәтәрен (рискын) күп тапкырга арттыралар.

Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы (ДССО) мәгълүматларына караганда, дөньяда һәр ел җенси юл белән күчүче йогышларның янынча 300 млн. очрагы теркәлә. ҖЮБКЙ белән авыруның иң биек дәрәҗәсе 20-21-яшьтәгеләр, аннары 15-19-яшьтәгеләр төркемендә билгеләнә. Россиядә дә үсеш күзәтелә. Статистика буенча, соңгы унъеллык эчендә ҖЮБКЙ белән авыручылар саны 100 тапкырдан артыгракка артты, ә 19 яшькә кадәр булган яшь кешеләр арасында авырулар саны 35 тапкырдан артыгракка артты.

Гинекологиядә булган йогышлы-ялкынсыну авырулар темасын дәвам итеп, Казанда даруханә оешмалары хезмәткәрләре алдында КДМА № 2 акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Данилова О.В. чыгыш ясады. Ул, вагиналь йогышларны дәвалауда үзен бик яхшы күрсәткән, бактерия һәм гөмбә йогышларын дәвалау өчен кулланыла торган комплекслы препаратны күрсәтте.

Казан вәкиллеге «СоюзФарма» ДОАКазанда һәм Яр Чаллыда конференцияләрне оештырырга ярдәм иткән өчен КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы профессоры Абдулхакова Р.А., КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Якупова С.П., КДМА №2 акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты Данилова О.В., табиб акушер-гинеколог, БРКХ балалар гинекологиясе бүлекчәсенең җитәкчесе Матвеева Е.Ф. һ.б. рәхмәт әйтә.

«СоюзФарма» ДОАматбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International