"Таттехмедфарм" ДУП

Предприятиене төзү турындагы карар Республика хөкүмәте тарафыннан 1999 елда дәүләт даруханәләре чиктән тыш авыр финанс-икътисадый хәлдә булган һәм регион гражданнарының иҗтимагый гарантияләрен тәэмин итә алмаган чорда кабул ителде. Дәүләт даруханәләренең 80%ыннан артыгы зарар күреп эшли иде, капланмый торган кредит бурычлары бар иде.

 

Дәүләт даруханәләренең күпчелек өлешенең бердәм структурага берләшүе һәм гражданнарның льготалы категорияләрен медикаментлар белән тәэмин итүгә бюджет тарафыннан бүленеп бирелә торган чараларны үзәкләштерү бер система масштабларында накладной чыгымнарын оптимизацияләргә, сатып алу бәяләрен төшерүгә ирешеп фармацевтика продукциясен зур күләмнәрдә сатып алырга, сатылучы продукциянең сыйфатын тикшерү системасын көйләргә, үзгәртеп корылучы челтәрнең рентабельлелеген тәэмин итәргә, шулай ук бюджет акча чараларының тотылуын тикшерүне көчәйтергә рөхсәт иттеләр.

 

Бүгенге көндә "Таттехмедфарм" ДУП — составына даруханә склады, Республика фармацевтика мәгълүматлары үзәге (РФМҮ) һәм даруханә оешмалары кергән тиз үсүче күпләп-берәмләп сату предприятиесе.

 

Предприятиедә республиканың халкына һәм дәвалау-профилактикалау предприятиеләренә дару ярдәме күрсәтүне вакытында һәм сыйфатлы башкару өчен барлык тиешле шартлар да төзелгән: медицина предприятиеләрен һәм гражданнарның льготалы категорияләрен дару белән тәэмин итү буенча логистика схемалары җайга салынган; заявкалар җыюны автоматлаштырылган рәвештә алып барырга һәм бар яктан анализ ясау белән медикаментлар җибәрүнең исәбен тиз итеп алып барырга рөхсәт итүче программа чаралары эшләп чыгарылган, фальсификацияләнгән һәм бозылган продукция керүдән саклануның иң зур гарантияләрен бирергә рөхсәт итүче дару чаралары сыйфатын тикшерүнең күпбаскычлы системасы җайга салынган.

 

"Таттехмедфарм" ДУП республиканың барлык дәүләт дәвалау-профилактикалау оешмаларын медикаментлар белән тәэмин итә. Ел саен аларның гаризалары буенчапредприятие складыннан 50 млн. артык медикамент төргәкләре төяп озатыла.

 

Безнең предприятие —республикада халыкны фармацевтика ярдәмен күрсәтүнең тулы спектры белән тәэмин итүче бердәнбер фармацевтикапредприятиесе. "Таттехмедфарм" ДУПтаТР халкын һәм медицинапредприятиеләрен даруханәләрдәҗитештерелгән дару чаралары белән кире кагусыз тәэмин итү схемасытөзелгән һәм уңышлы эшли.

 

Предприятие составында шулай ук республиканың халкына һәм медицина эшчеләренә даруханә ассортиментындагы товарларның ТР даруханәләрендә булуы, түләүле медицина һәм ветеринария хезмәтен күрсәтүләр турында мәгълүмат, бозык дип табылган һәм фальсификацияләнгән дару чаралары турында мәгълүмат бирүче, медикаментлар бронировать итүне башкаручы, «003» күп каналлы телефоны буенча, шулай ук Интернет сайтын, кәрәз һәм sms-белешмәләрне кулланып дарулар белән эш итү сораулары буенча консультацияләр бирүче Республика фармацевтика мәгълүматлары үзәге (РФМҮ) эшли. РФМҮ белгечләре тарафыннан көн саен 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтелә. "Таттехмедфарм" ДУП даруханәләре «ТР дәүләт милеге формасының иң яхшы даруханәсе» (2006, 2007 еллар), «ТР иң яхшы җитештерүче даруханәсе» (2006, 2007 еллар), «ТР ӨДТ системасында даруханә эшен иң яхшы оештырган өчен» (2006 ел), «Иң яхшы район даруханәсе» (2007 ел), «Елның иң яхшы даруханәсе: намуслылык һәм иҗтимагый җаваплылык өчен» (2008 ел) атауларында республикада үткәрелүче медицина һәм фармацевтика эшчеләре бәйгеләрендә даими беренче урыннарны алалар.

 

Егерме ел эчендә күп нәрсә эшләнелде, ләкин без ирешүләрдә туктап калмыйбыз. Безнең предприятие өзлексез үсә, үз төп миссиясен - Татарстан Республикасы халкының ала алырлык һәм сыйфатлы дару чараларында һәм фармацевтика ярдәмендә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүне – үтәп, фармацевтика базарының теләсә кайсы үзгәрешләренә оператив һәм сизгер җавап бирә.

 

«Таттехмедфарм» ДУП Татарстан сәламәтлек саклау системасына шактый зур өлеш кертә - бу халыкны дару чаралары белән льготалы тәэмин итү белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма. Һәр ел предприятие даруханәләренә 113 500 артык федераль һәм 421 600 якын җирле льготалылар мөрәҗәгать итәләр.

 

«Татарстанның медицина техникасы һәм фармацевтикасы» ДУП - бу Россиядә күпчелек өлеше гади даруханә хезмәткәрләре булып эшләүче 2 000 гә якын кеше эшли торган шуңа охшаган иң эре оешмаларның берсе. Бар предприятие эшенең мәгънәсе аларның көн саен башкарыла торган тырыш хезмәтләреннән гыйбарәт. Шуңа күрә, без Сезнең белән даруханәләр турында сөйләшербез.

                  ·         Даруханә № 57 - профессиональлек үрнәге

·         Үзәк район даруханәсе №39, Болгар ш.

·         Даруханә №79: «Безгә табибларга ышанган кебек ышаналар»

·         «Таттехмедфарм»  ДУП унъеллыгына багышланган фильм

·         «Таттехмедфарм»  ДУП унбиш еллыгына багышланган фильм

·      «Таттехмедфарм» ДУП егерме еллыгына багышланган фильм

·         Һөнәргә егерме биш ел тугрылык

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 октябре, 14:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International