Татарстан икенче регионнардан табибларны тартуга 100 млн сум акча бүлеп бирәчәк

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Президентның сүзләре буенча, икенче регионнардан килгән 200 табиб ел саен торак алу өчен беренче түләүгә 500 меңәрләп сум акча алачак.

 

Аннан башка, беренчел звенода эшләүче җирле участок терапевтлары, педиатрлар һәм тар профиль белгечләре, хезмәт хакына барысы 360 млн сум өстәмәләр алачаклар.

 

2013 елның нәтиҗәләре турында сөйләп Рөстәм Миңнеханов модернизацияләүнең, федераль максатлы программаларның һәм Универсиада уздыруның уңышлы тәмамлануларын билгеләде. Шулай ук уңай үсеш юнәлешләре арасында ул бала табу санының үсешен күрсәтте: республикада 2012 елга караганда дөньяга 1179 балага күбрәк килде, ә үлем саны шул ук дәрәҗәдә калды. Утырыш вакытында Президент төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга яңа перинаталь үзәкнең проектын барлыкка китерергә кушты.

 
Ләкин тискәре сүзсез дә булмады. Миңнеханов медикларны өстәп язулары өчен битәрләп алды, җыелганнарга Яр Чаллының бала табу йортындагы яңа туган балаларны алмаштыру белән булган болливуд тарихын искә төшерде һәм халыкны диспансерлаштыруны активлаштырырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International