Санкт-Петербургның һәм Казанның әйдәүче ЮУЙ студентлары исемле стипендияләр алачаклар

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елның ахырында Санкт-Петербургның һәм Казанның әйдәүче югары уку йортларының (ЮУЙ) фармацевтика һәм биотехнология тармаклары өчен профильле булган факультетларда укый торган студентлар исемле «Р-Фарм» стипендияләрен алыр өчен конкурста катнаштылар. Проект фармацевтика сәнәгасының инновацион предприятиеләрен квалификацияле персонал белән тәэмин итүгә юнәлгән. Конкурслы сайлап алуны узган студентлар ай саен стипендия, производство практикасын узарга һәм компаниянең социаль һәм бизнес проектларында катнашырга мөмкинлек алачаклар.

Казан дәүләт медицина университетының, Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Санкт-Петербург дәүләт химия-фармацевтика академиясенең студентлары конкурсның ике этабында – алдан билгеләнгән темага эссе хәзерләүдә һәм «Р-Фарм» эксперт коммисиясе белән интервьюны узуда – катнаштылар. Конкурслы сайлап алуның нәтиҗәләре буенча шушы ел башында 200 артык степендиат билгеләнәчәк.

 
«Фармацевтика кластерының үсешенә булган стипендия» дигән проект беренче мәртәбә өч ел элек Ярославльдә җибәрелде. Аның беренче этабында Ярославль өлкәсендә хәзерге фармацевтика сәнәгасының һәм инновацион медицина кластерының предприятиеләре өчен Ярославльнең әйдәүче ЮУЙры катнашты. Бүгенге көнгә «Р-Фарм» стипендия проекты чикләрендә Ярославльдән, Костромадан, Томсктан, Санкт-Петербургтан, Казаннан әйдәүче профильле югары һәм урта махсус белем бирү оешмаларыннан 2 меңнән артык студент катнашты, һәм проектның географиясе ел саен киңәя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International