Казанда яралгының йөрәгенә Россиядә беренче карын эчендәге операция ясалды

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Казанда урнашкан ҮРХ перинаталь үзәгендә Россиядә беренче тапкыр яралгының йөрәгенә карын эчендәге операция - аорта клапанының критик тараюының баллонлы дилатациясе ясалды.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләр буенча, йөклелек вакыты 27-28 атна булган. Яралгыга аорталь клапанның критик стенозы, башланып килүче фиброэластоз күренешләре белән сул карынчыкның миокардының кыскаручанлыгының кимүе диагнозы куелды.

Күзәтү бүлекчәсенең операция бүлмәсендә УТТ (УЗИ) контроле астында йөкле хатынның алгы корсак чите һәм аналык чите аша яралгы йөрәгенең сул карынчыгы очының пункциясе үткәрелде, үткәргеч аорталь клапан стенозын үтте. Тараю урына үткәргеч буенча баллонлы катетер урнаштырылды, кабарту вакытында стенозның уңышлы дилатациясе булды. Контроль төс допплер картированиесе вакытында клапан аша кан агышы билгеләнә башлады, сул карынчык кыскарырга тотынды.

Бу операция аорталь клапанның критик стенозы вакытында яралгының яшәү сәләтлелеге чорына кадәр миокардның кайтарып булмый торган үзгәрешләрен булдырмаска бердәнбер мөмкинлек булып тора дип аңлаттылар табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International