Таттехмедфарм» ДУП үз хезмәткәрләрен XXII Олимпия кышкы уеннарын һәм XI Паралимпия кышкы уеннарын уздыру вакытына Сочи шәһ. җибәрә

2014 елның 7 феврале, җомга

Иң якын вакытта Сочи шәһәренең алдында дөнья вакыйгасын – XXII Олимпия кышкы уеннарын һәм XI Паралимпия кышкы уеннарын – уздыру тора.

 Россия бу чарага озак барды һәм каты әзерләнде, аңа хәзерләнүгә бөтен регионнар Краснодар краена кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәттеләр. Үз җилкәләре артында Универсиаданы уздыруда бик яхшы тәҗрибәгә ия булып Татарстан читтә калмады. Безнең республикабызның иң яхшы белгечләренең берселәре Сочида уеннар уздыру вакытында хезмәттәшләренә ярдәм күрсәтәчәк.
 

 «Таттехмедфарм» ДУП, үз составында иң яхшы фармацевтика кадрларының берселәренә ия булып, медицина тәэмин итүен оештыру максатында уеннарны уздыру вакытына үз эшчеләрен җибәрә: Голованова Юлия Владимир кызын (Казанның 235нче даруханәсе), Латыпова Ләйсән Рашат кызын (Казанның 18нче даруханәсе), Гәйнуллина Алисә Габделнур кызын (Казанның 67нче дарруханә пункты).

 
«Таттехмедфарм» ДУПның күп хезмәткәрләре РФ һәм ТР Хөкүмәтләренең ведомство бүләкләре белән билгеләнгәннәр һәм бер генә тапкыр түгел фармацевтика эшчеләренең федераль һәм республика конкурсларының җиңүчеләре һәм приз алучылары булганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International