29 октябрьдә Казанда Бөтендөнья күкрәк яман шешенә каршы көрәш көненә туры китерелгән «Мамма сәламәтлеге» дигән масштаблы акция узачак

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

2014 елның 29 октябрендә 13.00 сәг. «Казан ярминкәсе» КҮнең территориясендә Беренче каналның «Здоровье» һәм «Жить здорово» программаларының танылган алып баручы, профессор Е.В. Малышева катнашуында «Мамма сәламәтлеге» акциясе ачыла. Акция чикләрендә гәдәти булмаган музей – хәзерге заман салмак материаллардан ясалган алтыметрлы хатын-кыз гәүдәсе – эшлиячәк. Гаять зур гәүдәнең эчендә сөт бизенең ничек оештырылганы белән, яман шешнең барлыкка килү механизмы, аның ничек метастазлар чыгаруы һәм хатын-кызларның сәламәтлеген ничек бозуы белән бөтен җыелганнар күрсәтмәле итеп таныша алалар. Гәдәти булмаган музейны ачуда хатын-кызлар – Татарстанның лидерлары һәм иҗтимагый эшлекләре катнашачаклар.

Музей янында күчмә медицина комплексы эшлиячәк, диагностика кабинетлары оештырылачак. Анда хатын-кызларга сөт бизәген ультратавышлы һәм маммографик тикшерүне түләүсез үтәргә, маммолог консультациясен алырга мөмкин булачак.

 

Акция 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тикшерү «Казан ярминкәсе» КҮнең территориясендә 29 октябрьдә 13.00 сәг. башлап 18.00 сәг. кадәр; 30 октябрьдә 10.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр; 31 октябрьдә, шулай ук 1, 2, 3, 4 ноябрьдә 12.00 сәг. башлап 13.00 сәг. кадәр узачак. Шулай ук шул вакытта хатын-кызларга Казан шәһәренең сырхауханәләрендә диспансерлашуны узарга тәкъдим ителәчәк.

 

Бөтен дөньяда октябрь – күкрәк яман шешенә каршы көрәш ае, шуңа күрә, без бу акцияне октябрьдә башлыйбыз. Күкрәк яман шеше – ул дөньяда иң еш була торган шеш. Җир шарында һәрбер яман шешнең өченчесе – ул сөт бизенең шеше. Бик мөһим, әгәр дә күкрәк яман шеше иң иртә стадиясендә ачыкланган булса, ул бик яхшы дәвалана. Яман шеш – ул карар түгел!

 
Без Сезнең сәламәт булуыгызны телибез һәм Сезне катнашырга чакырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International