«Таттехмедфарм» ДУП даруханә оешмаларының хезмәткәрләрен укыту

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе
Бик зур төрлелек һәм яңа дару препаратларының өзлексез барлыкка килүләре аркасында 2012 елдан башлап даруханә оешмаларының хезмәткәрләре өчен КДМУ карамагандагы медик-фармацевтик колледжының әйдәүче фармакологы, беренче категорияле мөгаллим, халыкара дәрәҗәдәге лектор Юрьева И.И. белән уздырыла торган  «Дару препаратларының синонимик һәм охшаш алмашы» циклы буенча семинарлар оештырылды. 2013 елдан халыкка медикаментларны җибәрү белән мәшгуль булган даруханә оешмаларының бөтен хезмәткәрләрен актив сату осталыкларына баскычлы өйрәтү буенча масштаблы проект башланды. Тренниглар түбәндәге темалар буенча оештырылды: 1нче баскыч - «Даруханәләрдә нәтиҗәле сату»; 2нче баскыч – «Каршы килүләр белән эшләү».  Укытуны үткәннән соң тест уздыру һәм сертификатлар бирү планлаштырыла. Укытуны уздыру өчен фармакология и клиник фармакология белгечлекләре буенча ф.ф.к. Сеньчукова И.Д  һәм корпоратив бизнес-тренер Кущ Л.Ю. тартылдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International