Хирурглар Казан галимнәренең эшләнмәсендә остарып китәчәк

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Казанның галимнәре робот-пациентны ясадылар, анда өйрәнү максатында 50 төрле, шул санда бик четерекле, операция уздырырга мөмкин була. Хәзер җайланма Американың медицина үзәкләренең берсендә сынау уза.

 Уникаль робот кешегә охшаш булган тереклек эшчәнлегенең бөтен системаларына ия – аңа ЭКГ ясарга, аның пульсын һәм кан басымын билгеләргә була. Роботның үпкәләренең эшен, дарулар җибәрүгә реакциясен тикшерергә була. Шуның аркасында медикларны өйрәтү чын шартларда эшләүгә якынайтылган.

Чит илдәге робот-пациентка 10 миллион сум бәя куелган, ә аның Россия юрамасының бәясе шактый түбәнрәк. Проект башлыгы Ленар Вәлиевның фикере буенча, хәзерге мизгелдә аның аналоглары юк. Робот булышуында бөтен операцияләрнең этап буенча «репетициясен ясарга» була, башыннан ахырына кадәр.

Өстәвенә, шуны билгелибез: операция бүлмәсендә табиблар төркеме эшли ала, ә чит илдә виртуаль операция бүлмәләрендә бер хирург кына булырга мөмкин. Һәм ул, кагыйдә буларак, операциянең аерым эшчәнлекләрен тикшерә, ә аны тулысынча түгел.

Бу инновацион проектның башлаучылары – Казан дәүләт университеты физика факультетында укуны тәмамлаучылар һәм практика белән шөгыльләнүче табиблар. Хәзер Казан галимнәре һәм Америкадан аларның хезмәттәшләре «Сколковода» тиешле Инжиниринг үзәген барлыкка китерү турында мәсьәләне чишәләр.

 
Сергей Юсупов


http://ria-ami.ru/read/29354

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International