Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде. Халыкара «Казан» аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КДМУ ректоры А.С.Созинов каршыладылар.

Татарстан Республикасының башкаласына килү чикләрендә РФ сәламәтлек саклау министры Республика кан үзәгенең яңа бинасын ачуда, шулай ук Казан дәүләт медицина университетының 200 еллыгына багышланган чараларда катнашты, «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп китте.

«Азино» балалар сырхауханәсенә барганда Вероника Скворцова «Таттехмедфарм» дәүләт челтәренең даруханәсенә килеп китте.

Визит барышында ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин дәүләт даруханәләренең Татарстан өчен бик әһәмиятле булуларын билгеләде. «Таттехмедфарм» ДУПнең генераль директоры Акберов О.З. бу даруханәнең спецификасы – республикабызның иң кечкенә гражданнарын кирәкле дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү – турында сөйләде. Даруханә 2013 елда халыкны дару чаралары белән адым якынлыгында тәэмин итү чикләрендә ачылды. Монда медицина ортопедия товарларының эксклюзив ассортименты тәкъдим ителә.

       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International