I Казан медицик-фармацевтик форум

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Казанда фармацевтика тармагының төп вакыйгаларының берсе – I Казан медицик-фармацевтик форум булды. Форумны оештыручы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының партнерлыгында   «DAILY» Коммуникацияләр агентлыгы чыкты. Форум «Здоровая нация (Сәламәт милләт)» яклавында узды. Эш форумы беренче тапкыр региональ мәйданчыкта 150 җитештерүчене, дистрибьюторны һәм дәүләт органнарының вәкилләрен, федераль һәм җирле даруханәләр челтәрләренең милекчесен һәм топ-менеджерын берләштерде. Фарма катнашучыларының язгы сессиясен әйдәүче тармак ассоциацияләре дә хупладылар.

Форумның төп темасы – фармация тармагының динамик үсеше мәсьәләсе һәм дару препаратлары санының шактый артуы. «DSMGroup» мәгълүматлары буенча, 2013 елда Россия фармация базарының күләме 13,4%ка үсте һәм 1 триллион сумнан артык тәшкил итте. Татарстанның фармбазары елына 20 млрд сумнан артык җитештерә. ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Фәридә Яркаева үз чыгышында дәүләт, бизнес һәм җәмгыять арасындагы үзара йогынты ясауда социаль җаваплылык турында сөйләде. Сүз даруханәләрнең һәм психотроп матдәләр җитештергән фармацевтика оешмаларының алдагы үсеше буенча билгеле нормативларны барлыкка китерүнең мөмкинлеге турында барды. Татарстанда 2013 елның йомгаклары буенча даруханә оешмаларының үсеш тизлекләрен икеләйтүе билгеләнә, аларның гомуми саны 1621 объектка җитте. Ул республиканың торак пунктларында дару ярдәмен алу мөмкинлеген күтәрүенә басым ясады, шулай ук кадрлар җитмәвенең мәсьәләсен күрсәтте.

«Фармацевтика сәнәгәсе» ҖЧҖнең баш директоры Лилия Титова үз чыгышында Россиядә һәм Татарстанда фармбизнес шартларын дәүләт тәртибенә салу һәм гармонизацияләү турында сөйләде.

Форум фармбазарында үсешнең төп юнәлешләрен һәм елның төп темаларының күзәтүенә кагылган ике сессиядән торды.

Елның төп темалары түбәндә:

-          лицензия тикшерүе һәм административ җаваплылык;

-          фармтармакның стандартларын үзгәртү;

-          фармбизнесның рекламасы;

-          даруханә оешмаларына куелган санитария-эпидемиология таләпләре;

-          бәяләр үзгәреше;

-          даруханә һәм пациентларның үзара йогынты ясавының яңа форматы – дару кайтаруы;

-          интернет-даруханәләрнең киләчәге;

-          административ һәм башка киртәләр;

-          препаратларны базарга чыгару стратегиясе һәм күп башка темалар.

 
   Фармацевтика бизнесын зур үзгәрешләр көтә. Яңа регулятор инициативалар, GMP нормаларына күчү һәм «Дарулар белән тәэмин итү турында» ФЗның төзәтү эпопеясы, административ һәм реклама киртәләре. Андый яңалыклар кирәк, ләкин шул вакытта да фармацевтика мәгълүматының алу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International