«Таттехмедфарм» УП – Казандагы I Медик-фармацевтик форумның милли партнеры

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
2014 елның 15 апрелендә Казанда I Медик-фармацевтик форум узачак . Төп тема – Россиядә фармбизнесның шартларын гармонизацияләү: фокус регионда.

Фарма секторының төп эш чарасы 2013 елда старт алган «KAZAN INNOVATION FORUM» проектының чикләрендә уза. Фармацевтик бизнес яңа идеяләрне тәләп итә.

Федераль үзәк бер-берсе һәм хакимият белән намуслы диалогта гына эшләп чыгырырга мөмкин булган региональ инициатива белән туры кызыксына.

«FARMA TATARSTAN 2014» катнашучылар саны буенча бер регионның чикләреннән чыга. Форумда Россиянең һәм Татарстанның фармацевтик бизнесның иң эре уйнаучылары катнашалар.Форумның милли партнеры булып республиканың иң эре күпләп-ваклап сәүдә итүче предприятиесе – «Татарстанның медицина техникасы һәм фармация» (Таттехмедфарм) ДУП чыга.

«Таттехмедфарм» ДУП – 1999 елда барлыкка килү вакытыннан башлап дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре белән халыкны һәм медицина оешмаларын, региональ һәм федераль дәрәҗәдәге җаваплылыклы гражданнарның льготалы категорияләрен тәэмин итә торган Татарстанның фармацевтик компаниясе.

«14 елдан артык элек хөкүмәт безнең җилкәләребезгә таркалган дәүләт даруханә челтәрен яңадан торгызу буенча җаваплы эш салды. Узган вакыт эчендә медицина оешмаларын һәм гражданнарның льготлы категорияләрен дару тәэминәте буенча логистик схемалар рәтләнделәр, дару чаралары сыйфатын тикшерүнең күпбаскычлы системасы көйләнде. Һәм безнең һөнәрлелек, ныклык һәм эш ярату аркасында «Таттехмедфарм» ДУП Татарстанның фармацевтик базарда иң алдынгы урында тора дип бүген без горурлык белән әйтә алабыз» – предприятиенең генераль директоры Олег Акберов.

«Таттехмедфарм» ДУП Татарстанның фармацевтик тармагында иң әһәмиятле рольләреннән берсен уйный. Предприятие эшенең зур тәҗрибәсе Татарстанның һәм гомүмән аның зур реформацияләү вакытында Россиянең фармацевтик тармагы үсешенең сыйфатлы юлларын тәкъдим итәргә мөмкин итә.

Республиканың бөтен почмакларында урнашкан дәүләт даруханә челтәренең 246 даруханә оешмасы халыкка фармацевтик хезмәтнең тулы спектры белән (дару чараларның ваклап гамәлгә ашыру, льготалы категория гражданнарына медикаментларны җибәрү, дару формаларның уникаль экстемпораль җитештерү) тәэмин итә.

«Таттехмедфарм» ДУП составындагы Республика фармацевтик мәгълүмат үзәге 27 елдан артык дару тәэминәте өлкәсендә халыкка мәгълүматый хезмәт күрсәтү буенча тәүлек буена сузылган эш алып бара, Татарстан базарында фармацевтик продукциягә сорауның өзлексез үзгәрешләрен тикшерә. Предприятиенең мәгүлүматый-аналитик эшчәнлеге базар хәлен өзлексез анализ ясарга һәм аның үсешенең юнәлешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Фармацевтик товарларын кулланучы һәм җитештерүче  арасында төп буын буларак «Таттехмедфарм» ДУП үз максаты итеп республиканың халыгын һәм медицина оешмаларын ала алырлык һәм сыйфатлы дару препаратлары, медицина эшләнмәләре белән, шулай ук гадел һәм ала алырлык фармацевтик мәгълүмат белән тәэмин итүне куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International