Казанда дару белән тәэмин итүгә багышланган республика кинәшмәсе булды

2014 елның 21 феврале, җомга

Казанда видеоконференция тәртибендә «2013 елның йомгаклары буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү, 7 финанс-чыгымлы авырулар буенча, Татарстан Республикасының региональ дәрәҗәдәге җаваплылыклы льготникларны һәм медицина оешмаларын түләүсез дару белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру» дигән республика кинәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов уздырды. Шулай ук кинәшмәнең эшендә Татарстан Республикасы буенча Росздравнадзор идарәсенең вәкилләре, м.ф.д., профессор, РТФА академигы С.Ш. Сулейманов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының, Татарстан Республикасы мәҗбури медицина иминиятенең территориаль фондының, Республиканың медицина мәгълүматый-аналитик үзәгенең  хезмәткәрләре, Казан шәһ. сырхауханәләрнең баш табиблары, «Таттехмедфарм» ДУП аппаратының һәм даруханә оешмаларының җитәкчеләре, шулай ук муниципаль оешмаларның башкарма комитетларының вәкилләре, медицина оешмаларының һәм даруханә оешмаларының җитәкчеләре, аларның урынбасарлары катнаштылар.

Видеоконференция барышында кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре карап тикшерелде, 2013 елда Татарстан Республикасы региональ дәрәҗәдәге льготникларын һәм медицина оешмаларын дару чаралары һәм медицинага билгеләнгән эшләнмәләр белән тәэмин итү буенча   «Таттехмедфарм» ДУП эшенең йомгаклары ясалды. Шулай ук кинәшмәнең катнашучылары клиника фармакологиясенең һәм рациональ фармакотерапия көнүзәк мәсьәләләрен һәм медицина оешмалары территорияләрендә тәмәке тартуны чикләү артыннан контроль мәсьәләләрен карап тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International