90-еллык юбилеең белән, даруханә!

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Архив белешмәләре буенча, Арча ш. дәүләт даруханәсенең тарихы 1923 елның ноябрендә башланган. Беренче даруханә сәүдәгәр Куприянов йортында булган.

1938 елның 21 октябрендә Арча районының Президиум утырышында яңа даруханә төзү турында карар кабул ителде. Бу ике катлы яртысы кирпечтән төзелгән бина иде. Анда даруханә 1991 елның июненә кадәр эшләде. 1991 елның июнендә даруханә Галактионов урамындагы яңа типлаштырылган бинага күчте. 2011 елны төзәтү, бинаның алгы ягын яңартып төзү эшләре уздырылды.  

№29 Үзәк район даруханәсе – бу дәүләт даруханәсе, һәм даруханәнең бурычлары беренче дәрәҗәдәге мөһимлектә! Бу халыкны, медицина оешмаларын, Арча районының социаль хезмәт күрсәтү объектларын дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән өзлексез, гарантияле һәм сыйфатлы тәэмин итү. Дәүләт даруханәсенең җитештерү бүлегендә 35–40 еллык стажлы фармацевтлар эшли. Югары квалификацияле белгечләрнең тәкъдир итәрлек хезмәтләре «Елның иң яхшы фармацевты» конкурсында югары бәяләнгән, анда 2011 елда Васильева Ләлә Рәгыйб кызы 1нче урын алды.

2011 елда республика конкурсы нәтиҗәләре буенча дәүләт даруханәсе Татарстанда «Елның иң яхшы җитештерү даруханәсе» исеменә лаек булды. Югары квалификацияле, үз эшләренә гашыйк булган кадрлар аркасында гына даруханә җитештерүен саклап калып булды. Без монда үз эшенең профессионаллары эшләве аркасында халыктан даруханәнең эше турында уңай бәяләмәләр генә ишетүне билгеләргә шат.

№79 даруханәнең 40-еллык стажлы мөдире Зөлфия Камил кызы Зиатдинова һәм Нуриева Гүзәл Мәсхүт кызы Яңа Кенәр авылының һәм якын урнашкан авылларның халкын дару белән тәэмин итүгә зур өлеш һәм бик мөһим хезмәт керттеләр. 2009 елда бу авыл даруханәсе Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы уздырган «Ак чәчәкләр» республика конкурсында «Елның иң яхшы авыл даруханәсе» исеменә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International