Казан медицина колледжының студентлары белән очрашу

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә Казан медицина колледжында тантаналы шартларда фармацевтика факультетның өр-яңа студентларының «Таттехмедфарм» ДУП хезмәткәрләре белән һөнәри ориентацияле очрашуы узды.

Предприятиенең кадрлар бүлеге башлыгы Ольга Клюс студентларны Казанның гына тугел, хәтта республиканың да шундый ихтирам ителгән уку оешмасына керүләре белән тәбрикләде, шулай ук Татарстанның иң эре фармацевтик оешмасы булган безнең предприятиенең эшчәнлеге, аның тарихы һәм сәламәтлек саклау системасында әһәмияте турында сөйләде. Очрашу ахырында студентларга студент билетлары һәм зачет кенәгәләре тапшырылды.

Безнең предприятие югары һөнәри фармацевтик белгечләрне хәзерләү мәсьәләләрендә һөнәри уку оешмаларына эшлекле ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, хәзер безнең предприятиенең ике хезмәткәре Казан медицина колледжының укытучылары булып эшлиләр, анда үзләренең җыелган тәҗрибәләрен һәм белемнәрен киләчәк фармацевтларга тапшыралар.

«Таттехмедфарм» ДУП – халык өчен фармацевтика хезмәтләренең тулы спектрын тәэмин итә торган республикада бердәнбер фармацевтика оешмасы. Предприятиенең дәүләт даруханә челтәре безнең республиканың бөтен почмакларында халыкны сыйфатлы һәм ала алырлык дару чаралары белән тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International