Фармацевт-студентлар практикасы

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Таттехмедфарм» ДУП – халык өчен фармацевтик хезмәтләрнең тулы спектрын күрсәтә торган республикада бердәнбер фармацевтик оешма. Бу хезмәтләрне тиешле югары дәрәҗәдә тәэмин итү фармацевтик хезмәткәрләрнең югары профессиональ дәрәҗәсе булганда гына мөмкин.

«Таттехмедфарм» ДУП республика югары һәм урта медицина профессиональ белем бирү оешмаларының фармацевт-студентлары өчен производство практикасының җирлеге булып тора. Хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина колледжы һәм Казан медик-фармацевтика колледжы, Яр Чаллы медицина колледжы, Әлмәт медицина колледжы студентлары предприятиянең Татарстан Республикасының бөтен территориясендә булган 57 даруханә оешмасында практика үтәләр.

Производство практикасын «Лекарствоведение», «Фармакогнозия », «Дару формаларын әзерләү технологиясе», «Даруханә һәм аның структур бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру» фән тармаклары буенча үтә торган ЮПБ һәм УПБ оешмалары студентларының гомуми саны 215 кеше була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International