«Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» ДУП 361нче номерлы даруханәсе – Татарстан Республикасында бердәнбер гомеопатик даруханә

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россиядә гомеопатик алымны куллана торган кешенең югары медицина белеме булырга тиеш, төп белгечлектә һәм гомеопатия өлкәсендә ул теоретик һәм практик белемнәр иясе булырга тиеш.

Шуңа күрә безнең илдә гомеопат булып ТАБИБ кына эшли ала, һәм монда Сезгә, традицион медицинадагы кебек, Сез ышана торган ҮЗ профессионал-табибыгызны табу мөһим.

Күп кешеләр гомеопатияне халык дәвалау алымнарының берсе дип, гомеопатларны үләннәр һәм үгет бирүләр белән дәвалый торган алхимиклардай кебек саныйлар. Гомеопатия инде 200 елдан артык яшәсә дә, Россиядә гомеопатия алымы практик сәламәтлек саклавында 1995 елдан бирле рәсми рөхсәт ителгән.

Гомеопатия белән дәвалауда иң мөһиме – гомеопатик даруларны контрольсез эчмәскә, мәсәлән, гомеопатик чараларны бәйсез сайлап алмаска, дозировканы яисә эчү санын күбәйтмәскә һәм киметмәскә. Бу Сезнең сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә дәвалау барышында үзегезнең гомеопат-табибыгызның тәкъдимнәрен тыңларга тырышырга кирәк.

Бөтен тикшерүләр һәм тәкъдимнәрдән соң гомеопат-табиб Сезгә кирәкле гомеопатик дарулар белән рецепт язып бирәчәк . Сорау барлыкка килә – Кирәкле даруларны кайдан алырга?

Татарстанда гомеопатик препаратларны эшләп чыгару хезмәтләре белән «Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе» ДУПнең 361нче даруханәсендә генә файдалынырга мөмкин. Даруханә адресы: Казан ш., Сыртланова ур., 7 (телефоннар: 229-28-12, 229-28-02).

Даруханәдә аена һәр кем ала алырлык бәяләр буенча 600 тирәсе гомеопатик дарулар эшләп чыгарыла. Гомеопатик монопрепаратлар ассортименты 200 исемнән артык.

Бүген даруханә безнең республиканың халкына гарантияле һәм квалификацияле дару ярдәмен күрсәтеп уңышлы эшләвен дәвам итә. Ул республика конкурсында «2007 елда Татарстан Республикасының иң яхшы даруханәсе» исеменә «2007 елда Татарстан Республикасының иң яхшы җитештерү даруханәсе» дипломы белән бүләкләнде.

«Иң яхшы даруханә – 2011» конкурсы «Иң яхшы җитештерү даруханәсе» номинациясе лауреаты.

«Иң яхшы даруханә – 2012» конкурсы «Иң яхшы җитештерү даруханәсе» номинациясендә приз алучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International