2005 елдан башлап 4 ноябрьдә Россиядә дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләнә. 1612 елның көзендә Түбәнге Новгородта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә 4 ноябрьдә Мәскәү Кремлен Польша илбасарларыннан коткарган халык ополчениесе барлыкка килде.
2 меңнән артык кеше 4 ноябрьдә бәйрәм сәбәбе буенча «Казан» МКҮ алдындагы мәйданда митингка җыелды. «Таттехмедфарм» ДУП хезмәткәрләре шулай ук бу чарада катнаштылар.