ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2014 ел
сишәмбе
атарстан Республикасында 2014 елның 20 майдан башлап 26 июньгә кадәр 26 июньгә – Халыкара наркотик чараларны куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү көненә туры китерелгән «Наркотикларсыз яшәү» наркотикларга каршы республика акциясе үтә.

2
июнь, 2014 ел
дүшәмбе

Казанның галимнәре робот-пациентны ясадылар, анда өйрәнү максатында 50 төрле, шул санда бик четерекле, операция уздырырга мөмкин була. Хәзер җайланма Американың медицина үзәкләренең берсендә сынау уза.


26
май, 2014 ел
дүшәмбе

9 апрельдән башлап 19 майга кадәр «Таттехмедфарм» ДУПдә 2013 елның даруханә оешмаларының эш нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясенең утырышлары узды.

Яр Чаллы шәһ. район үзәк даруханәләренең 2013 елның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен тыңлыйлар. Даруханә челтәрләренең җитәкчеләре аларның карамагындагы даруханәләрнең эшен камилләштерү һәм чыгымнарын оптимизацияләү буенча үз тәкъдимнәрен кертәләр.

Утырышны дару тәэминәте буенча генераль директор урынбасары Н.М. Шемякина, баш бухгалтер В.Н. Заляева, даруханә челтәре идарәсе башлыгы О.В. Галихина, хокук идарәсе башлыгының урынбасары Г.А. Сабирова, даруханә эшчәнлеген тәртипкә салу бүлеге башлыгы М.Г. Елисеева, икътисадый бүлек башлыгы И.Т. Захарова, даруханә эшчәнлеген тәртипкә салу бүлегенең баш белгечләре И.В. Вәлиәхмәтова һәм А.Н. Гайнутдинова уздыралар.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Казанга эш визиты белән Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова килде. Халыкара «Казан» аэропортында кунакны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, КДМУ ректоры А.С.Созинов каршыладылар.


21
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгый палатасы (ССП) офисында фармацевтика һәм медицина сәнәгасе буенча Россия Сәнәгачеләр һәм кәсәбәчеләр союзының (РСКС) комиссиясенең, Сәламәтлек саклауда һәм медицина сәнәгасендә кәсәбәчелек буенча РФ ССП комитетының, Ассоциацияләр һәм медицина сәнәгасенең предприятиеләр союзының һәм Татарстан Республикасы Сәнәга министрлыгының күчмә бердәм утырышы булды. Утырышның темасы: ватанның дару чараларын һәм медицина эшләнмәләрен җитештерүенең конкурентлык сәләтен күтәрү.


16
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Казанда фармацевтика тармагының төп вакыйгаларының берсе – I Казан медицик-фармацевтик форум булды. Форумны оештыручы булып ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының партнерлыгында   «DAILY» Коммуникацияләр агентлыгы чыкты. Форум «Здоровая нация (Сәламәт милләт)» яклавында узды. Эш форумы беренче тапкыр региональ мәйданчыкта 150 җитештерүчене, дистрибьюторны һәм дәүләт органнарының вәкилләрен, федераль һәм җирле даруханәләр челтәрләренең милекчесен һәм топ-менеджерын берләштерде. Фарма катнашучыларының язгы сессиясен әйдәүче тармак ассоциацияләре дә хупладылар.


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 15 апрелендә Казанда I Медик-фармацевтик форум узачак . Төп тема – Россиядә фармбизнесның шартларын гармонизацияләү: фокус регионда.

21
март, 2014 ел
җомга

Сочида Олимпик һәм Паралимпик-2014 уеннарында эшләгән   222 Татарстанның табибы өйгә кайта, дип ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.


6
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Язгы иртә белән 5 мартта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2013 елда фармацевтика хезмәтенең эш йомгакларын ясады. ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин  дару тәэминәте медицина ярдәме сыйфатының төп өлеше булып тора, ә фармацевтика базарының үсеше, җыеп әйткәндә, сәламәтлек саклауның күрсәткәчләре белән аерылгысыз бәйләнгән дип билгеләде.


21
февраль, 2014 ел
җомга
Казанда видеоконференция тәртибендә «2013 елның йомгаклары буенча кирәкле дару чаралары белән тәэмин итү, 7 финанс-чыгымлы авырулар буенча, Татарстан Республикасының региональ дәрәҗәдәге җаваплылыклы льготникларны һәм медицина оешмаларын түләүсез дару белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру» дигән республика кинәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International