Экспертлар кайбер чит ил медицина эшләнмәләрен дәүләт сатып алуга рөхсәт итүне тыю турында Минпромторг фикерен хупладылар

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгый палатасы (ССП) офисында фармацевтика һәм медицина сәнәгасе буенча Россия Сәнәгачеләр һәм кәсәбәчеләр союзының (РСКС) комиссиясенең, Сәламәтлек саклауда һәм медицина сәнәгасендә кәсәбәчелек буенча РФ ССП комитетының, Ассоциацияләр һәм медицина сәнәгасенең предприятиеләр союзының һәм Татарстан Республикасы Сәнәга министрлыгының күчмә бердәм утырышы булды. Утырышның темасы: ватанның дару чараларын һәм медицина эшләнмәләрен җитештерүенең конкурентлык сәләтен күтәрү.

 

Утырышта катнашучылар ватанның дару чараларын һәм медицина эшләнмәләрен җитештерүенең конкурентлык сәләтен күтәрү буенча планны расладылар һәм  Россия Минпромторгы белән тәкъдим ителгән «Россия Федерациясенең эчке базарын саклау максатында дәүләт һәм  муниципаль мохтаҗлыкларны тәэмин итү өчен сатып алуларны тормышка ашыру максатлары өчен, чит ил дәүләтләрдә чыгарылган товарларны (медицина эшләнмәләренең аерым төрләрен) кертүгә тыю кую турында» дигән РФ Хөкүмәтенең Карары проекты буенча фикер алыштылар.

 

Чарада катнашучылар тармакның үсеше өчен булган кебек, сәламәтлек саклауны хәзерге заман һәм ала алырлык медицина эшләнмәләре белән тәэмин итү өчен дә бу проектны раслау әһәмиятлелеген билгеләделәр дип РССПның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Утырышта катнашучылар карар проектын хупладылар һәм Россиянең Минпромторгына киңәшмәдә кертелгән тәкъдимнәрне исәпләп медицина эшләнмәләренең исемлеген эшләп бетерергә киңәш бирделәр.

Ассоциацияләр һәм медицина сәнәгасенең предприятиеләре союзына эшләп чыгарылган тәкъдимнәрне министрлыкка җиткерергә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International