Яңа ел безгә бик тиз килә

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Яңа ел алдыннан «Таттехмедфарм» ДУПның Яшь белгечләр советы төрле сәбәпләр буенча өйнең җылылыгыннан һәм ямлелегеннән мәхрүм калган балалар өчен бәйрәм оештырды.

 

Һәр бала үзенең кечкенә бәхет кисәгенә хаклы, һәм «Таттехмедфарм» ДУПның хезмәткәрләре аны һәм яңа ел кәефен Казан шәһ. девиант тәртипле балалар өчен булган Социаль-реабилитация үзәгенең һәм Питрәч балалар йортының балаларының йөрәкләренә керттеләр.

 

Кыш бабайдан һәм аның оныгы Кар кызыннан башка нинди яңа ел булсын, балаларны киләчәк Яңа ел белән алар да тәбрикләде.

Балалар аларга шигырьләр сөйләделәр һәм яңа ел бүләген алдылар. Без шул бүләк кыш кичләрендә күңелләрен җылытыр дип ышанабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International